Татарстанның IT өлкәсендәге казанышлары Герман Грефка Иннополис күргәзмәсендә тәкъдим ителде

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенед ьщйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов,  "Россия Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның Иннополис шәһәре ачылуы белән бик әһәмиятле ел булуын искәртте. "Бу бик җитди мәйданчык, куәтле планнарыбыз да бар. Ышанам: якын киләчәктә бу шәһәрчек шәп IT-үзәк булачак. Биредә бары тик сезнең кебек акыл ияләре генә җитми, шуңа күрә Иннополиска рәхим итегез", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры студентларга.

Николай Никифоров студентларны Иннополис территориясендә тәкъдим ителәчәк вакансияләр, шәһәргә кагылышлы төрле яңалыклар белән танышып барырга өндәде.

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров һәм Герман Греф күргәзмә экспозицияләрендә булды, биредә республиканың төрле проектлары тәкъдим ителгән иде.

Роман Шәйхетдинов күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе үсеше презентациясен тәкъдим итте. Ул “Мәктәп картасы”, “Халык инспекторы” проектлары турында тәфсилләбрәк сөйләде. Әлеге проектлар федераль җәрәҗә югары бәяләнә, дип белдерде ул.

Җәйге кампус "Казан" комплексында 12 көн дәвамында узачак. Бу Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак проекты, ул быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел кампуста катнашучы студентлар өчен традицион төстә кызыклы бай белем бирү программасы әзерләнгән, шулай ук төрле мәдәни чаралар планлаштырыла. Россиянең 27 төбәгеннән һәм 8 чит илдән 220 студент төрле лекцияләр тыңлаячак, алар өчен мастер-класслар, тренинглар уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International