Халык белән дәүләт органнары аралашуы инде күптән электрон форматка күчте. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган, яңадан-яңа интернет һәм мобиль сервисларны гамәлгә керткән төбәктә башкача булу мөмкин дә түгел бит. Яңа үзара элемтә системасы халык өчен дә, җитәкчелек өчен дә уңайлы. Кешеләр вакытын бушка әрәм итмичә, интернет аша гына төрле хезмәтләрдән файдалана ала, түрәләребез исә халык ярдәме белән төрле проблемаларны хәл итә.
“Халык инспекторы” мобиль кушымтасы әле узган ел ахырында гына гамәлгә кертелде. Әмма инде беренче айларда ук үзенең кирәклеген дәлилләп, популярлык казанды. Белүебезчә, әлеге мобиль кушымта ЮХИДИ хезмәткәрләре эшендә булышып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итә. Гади генә әйтсәк, халык үзе юл кагыйдәләрен санга сукмаучыларны җәзага тартырга ярдәм итә.
Махсус мобиль кушымта ярдәмендә татарстанлылар кагыйдә бозуларга баручы машина йөртүчеләрне видеога төшереп, бу мәгълүматны турыдан-туры ЮХИДИ идарәсенә юллый. Системада өйрәтү узган инспекторлар һәр шикаятьне карап, хокук бозучыны административ җаваплылыкка тарту чаралары күрә. Кушымтада төгәл вакытны һәм хокук бозу урынын теркәргә мөмкинлек биргән технология кулланыла, димәк ялган видеолар җибәреп булмый. Шулай ук теге яки бу юл кагыйдәсен бозуны ничек төшерергә кирәклеге хакында киңәшләр дә бирелгән. Куелган таләпләр үтәлмәгән очракта шикаять кабул ителмәскә мөмкин.
Шул рәвешле узган елдан алып, татарстанлылар тырыша-тырыша юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыкларга ярдәм итә башлады. Бүгенге көндә 40 мең кеше үз мобиль җайланмасына “Халык инспекторы” кушымтасын күчерткән, дип хәбәр итте Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Барлыгы исә сервис эшли башлаганнан бирле 16 меңнән артык шикаять кабул ителгән. Шуларның 13 меңнән артыгы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан инде каралган, 12 меңе буенча административ хокук бозу турындагы карар чыгарылган.
“Гариза”лар 8 төр кагыйдә бозу буенча кабул ителә. Мобиль кушымта ярдәмендә автобус юлыннан бару, рөхсәт ителмәгән җирдә сулга борылу, кызыл төскә үтү, машинаны тротуарда калдыру, тротуардан бару, стоп-линиягә чыгу, җәяүлене үткәрмәү, “яшел” зонада туктау турында шикаять итәргә мөмкин. Иң күп шикаятьләр машиналарны тротуарда калдыру һәм яшел зонада туктаулар буенча килгән. Җәяүлеләрне үткәрмәү турында 1600дән артык кеше хәбәр салган, автобус юлыннан бару турында 180гә якын шикаять кабул ителгән. Калганнары исә 2-3 процентттан кимрәк тәшкил итә.
Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, “Халык инспекторы” китергән файда бик зур. Административ хокук бозу турындагы карарлар 15 миллион сумга чыгарылган. Инде түләнгән штрафлар суммасы 6 милион сумнан артык.