Исегезгә төшерәбез, 9 көннән соң су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты башланып китәчәк. Чемпионат Казанда 2015 елның 24 июленнән 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге Чемпионатта 6 су спорт төрләре буенча ярышлар булачак. Ярышларга билетларны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы, “Электрон Татарстан” инфоматлары аша сатып алып була.
Билетлар сатып алганда комиссия алынмый.