2015 елның 23-25 август көннәрендә пенсионерлар арасында компьютерлар буенча V Россиякүләм чемпионаты узачак.
Чара “Россиянең пенсионерлар союзы” һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан үткәрелә. Чараны үткәрүдә РФ хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россиянең пенсия фонды тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Чемпионат югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-паркта узачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен әлеге чараның мәгълүмати партнеры булырга чакырабыз.