ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

 «Иокогава Электрик СНГ» компаниясе һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм «Иокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Савельев документларны имзалады.

2016 елның 8 ае эчендә 46,5 млн электрон хезмәт күрсәтелгән, бу узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 1,4 тапкырга күбрәк.

Казанда бүген “GEO-Казан” VI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм Татарстан нефть, газ, химия форумы үзенең эшен башлый. 


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

«Вежливый водитель» («Әдәпле машина йөртүче») мобиль кушымтасы VI “Безнең Татарстан” республикакүләм яшьләр форумы финалисты булды.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

ИТ-вузда блокчейн-стартап булдыруга багышланган воркшоп узды. Спикерлар банк өлкәсендә блокчейн-технологияләр куллану турында сөйләделәр.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан ИТ-паркында КФУның ИТИС Югары мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру чарасы узды.

Бүген «Иннополис» МИЗ Күзәтү советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган чираттагы утырышында махсус икътисади зона резиденты дәрәҗәсе алуга дәгъва иткән IT-компанияләрнең биш проекты хупланды. Шушы проектларның инвестицияләре күләме 99,2 млн сум тәшкил итә.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда Белем көнендә булды. Ул укучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм уңышлар теләде.

2 сентябрьдә ИТ-вузда воркшоп узачак, биредә блокчейн-проектлар һәм Россиядә финтех-индустриясе үсеше перспективалары турында сөйләшәчәкләр.

ТР дәүләт хезмәтләр Порталында комиссиясез түләүгә мөмкинлек булган идарә компанияләр саны артты. Бүгенге көндә 162 идарә компаниясенә торак-коммуналь хезмәтләрен түләп була. Бу күрсәткеч Татарстан Республикасы буенча барлык шәхси хисапларның 95,9% алып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International