Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Мәгълүмати технологияләрен үстерү фонды булдыру турындагы карарга кул куйган. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайты хәбәр итә.
2017 елның 21 гыйнварендә Илгиз Шамил улы Рахманкулов бу якты белән хушлашты. 1979-1991 елланда ул ТАССР элемтә идарәсен җитәкли иде, 1991-1993 елларда - "Связьинформ" оешмасында эшләп алган иде.
Бүген ИТ-паркта мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә ТОП-50 перспективалы һөнәр сессиясе узды. Катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та сәламләде.
2016 ел азагына Россия Почтасы 150 электрон чират системалары урнаштырды, аларның 100 Мәскәүдә һәм 50се илнең регионнарында.
2016 елның 12 ае эчендә Татарстан яшәүчеләренә 83 млн хезмәт күрсәтелгән. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1,4 тапкыр күбрәк.
"Иң яхшы хат дәресе-2017" Бөтенроссиякүләм бәйгесенең төп темасы булып, "Ватанымны зурлый, әмма өчләтә - киләчәкне" темасы сайланылды. Шулай ук конкурс кысаларында Россиянең Почтасы РФ экология министрлыгы белән берлектә "Россия табигатен саклар өчен мин нәрсә эшлим" темасын кертте.
Халык контроле дәүләт мәгълүмат системасына кагылышлы сораулар буенча киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков алып барачак.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гадәттәгечә алкоголь эчемлекләр сату күбәя. ТР дәүләт хезмәтләр Порталында “Халык контроле” сервисы аша татарстанлылар алкоголь сату кагыйдәләрен бозучыларга шикаять белдерә ала.
Интернетта .TATAR доменын кулланучылар арта бара, бу доменга хокук алучылар берничә дистә меңгә җитте, дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында министр .TATAR доменына хокукны күп кенә халыкара компанияләр, үз сәүдә билгеләрен таныту һәм саклау максатында мөрәҗәгать иткәнен әйтте.
Татарстанның яңа IT-шәһәре – Иннополиста яшәүче халык санын киләсе елда 3 мең кешегә җиткерү бурычы тора, дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. “Бу максатны без үз алдыбызга быел уккуйган идек. Хәзер анда 2500 кеше эшли, алардан1500 кеше даими рәвештә яши. Ләкин, бүгенбелгечләр табу кыен, белгечләр бар, әммаквалификацияле белгечләр аз, шуңа күрә хәзерреспубликада белгечләр әзеләүгә дә җитди игътибарбирелә”, – дип искәртте министр бүген “Татар-информ” агентлыгында ел нәтиҗәләре буенча оештырылганматбугат очрашуында.