2016 елда Татарстанда 83 млн электрон хезмәт күрсәтелгән

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

2016 елның 12 ае эчендә Татарстан яшәүчеләренә 83 млн хезмәт күрсәтелгән. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1,4 тапкыр күбрәк.

Иң популяр сервислар арасында:

1. гомуми белем бирү оешмасында баланың билгеләрен тикшерү;

2. юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны тикшерү;

3. табибка чиратка язылу;

4. торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү.

 

Тулаем алгада Портал аша 240 дәүләт, муниципаль һәм социаль хезмәтләрне электрон рәвештә кулланып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International