Татарстанның яңа IT-шәһәре – Иннополиста яшәүче халык санын киләсе елда 3 мең кешегә җиткерү бурычы тора, дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. “Бу максатны без үз алдыбызга быел уккуйган идек. Хәзер анда 2500 кеше эшли, алардан1500 кеше даими рәвештә яши. Ләкин, бүгенбелгечләр табу кыен, белгечләр бар, әммаквалификацияле белгечләр аз, шуңа күрә хәзерреспубликада белгечләр әзеләүгә дә җитди игътибарбирелә”, – дип искәртте министр бүген “Татар-информ” агентлыгында ел нәтиҗәләре буенча оештырылганматбугат очрашуында.
Иннополиска нигез салынганга – дүрт, ә тантаналыачылышына 1 ел тулды. Татарстандагы ике – “Алабуга” һәм “Иннополис” махсус икътисади зоналары, Россиядәге башка төбәкләрдә кебек, быелныңавгустыннан җирле хакимият карамагынатапшырылды. Шул уңайдан, ТатарстанныңМәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәзерИннополис үсеше өчен җаваплы.
“Бу шәһәр миңа бик ошый, анда кабат әйләнепкайтасы, шунда яшисе килә", – дип фикерләре беләнуртаклашты Роман Шәйхетдинов. Ул Иннополисныңкиләчәген бик өметле күрә. Шушы көннәрдәИннополиста фатирларга конкурс уйнатылган. Мәгълүм булганча, анда эшләүче хезмәтләргә торакарендага бирелә. Яңа елны берничә дистә кеше өйтуйлары үткәреп каршы алачак. Министрлыкның еллыкэшчәнлеге нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы да 2017 ел башында Иннополиста уздырылачак.
Бүген Иннополиста 34 IT-компания резидент статусынаия, тагын 5 оешма хезмәттәш буларак эшчәнлек алыпбара. Иннополисның Күзәтчелек советы күптән түгелтагын 13 компаниягә биредә эшләрен җәелдерергәрөхсәт бирде. Моннан тыш та шәһәрдә 70ләпкомпания эшли. "Без капиталы 30 миллион сумнан, хезмәткәре 20 кешедән артмаган кечкенәкомпанияләрне кабул итү мөмкинлекләрен дәкарыйбыз", – ди министр.
“Безнең алда Технопаркның беренче корпусынтулысынча тутыру бурычы тора, әлегә бу күрсәткеч 50 процентны тәшкил итә. Без читтән белгечләр чакырыпкына түгел, үз кадрларыбызны да булдырыргатиешбез. Шуңа күрә 2017 елда Татарстанныңпрофильле белем бирү учреждениеләрендә кимендә500 белгеч әзерләп, аларны Иннополиска эшкә алуниятләнелә", – дип хәбәр итте Роман Шәйхетдинов.
Иннополисның физика-математика лицеена һәмбигрәк тә Университетына зур өметләр баглыйбыз, диминистр. Университет оешкан 2012 елдан бирлебиредә инде 80 гә якын кеше диплом алган, һәмаларның күпчелеге биредә яшәп калган. Хәзеруниверситетта 600 студент белем ала, аларныңяртысы – быелгы 1 курслар. 2020 елга университетта 5 500 кеше белем ала торган булачак: 4000 бакалавр, 150 магистр һәм аспирант укыячак. Быел гына да укуйорты Россия, БДБ һәм ерак чит илләрдән 9200 гаризакабул иткән булган. Кабул ителгән студентларныңкүпчелеге – Мәскәүдән, Татарстаннан, Санкт-Петербург, Башкортстаннан.