Халык контроле дәүләт мәгълүмат системасына кагылышлы сораулар буенча киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков алып барачак.
Әлеге система республикада актив кулланыла. Анда теге яки бу ведомстволар hәм министерстволар белән элемтәгә кереп, проблемаларны уртаклашырга була. Иң популяр категорияләр: “Территорияләрне төзекләндерү”, “Муниципаль юлларны ремонтлау”, “Юл хәрәкәтен оештыру”, “Торак-коммуналь хезмәтләре” hәм “Җәмәгать транспорты”.