ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга

19 нчы октябрьдә ИТИС Югары мәктәбе базасында "Samsung академиясе IoT" лабораториясе ачылды. КФУ Россиянең программа эшли башлаган өченче югары уку йорты булды.

Татарстанда 2018 ел ахырына кадәр регионның барлык урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен Wi-Fi челтәренә керү нокталары белән җиһазлау планлаштырыла. Бу хакта ТАСС әңгәмәсендә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Татарстанлылар арасында популяр булган «Халык контроле» сервисында берьюлы берничә яңалык булды. Мәсәлән, чакырылыш буенча хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар, шул исәптән "соры" хезмәт хакы һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә эшләү турында "сигнал"лардан тыш, хәрби хезмәттән запаска киткәннән соң өч ай эчендә эшкә алудан баш тарту турында мәгълүмат кабул ителә.


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында югары сыйныф укучылары өчен «Яндекс. Лицей» белем бирү проектына икенче тур уздырылды инде. Программалаштыру буенча бушлай курсларга 8-9 нчы сыйныф укучылары 2 меңгә якын гариза биргән. Сайлап алу сынаулары сыйфатында алар логик фикерләү һәм шәхси әңгәмә белүгә онлайн-тест уздылар. Нәтиҗәдә, «Яндекс. Лицейда» быел 500гә якын укучы эшли башлады.

Яңа ел рәсемнәре конкурсын Россия Почтасы, Җиңү музее һәм Оксана Федорованың «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» хәйрия фонды үткәрә. Яшь рәссамнарның фронтта Яңа ел темасына иң яхшы эшләре почта открыткаларында урнаштырылачак. Открыткалар 2018 елның декабрендә чикләнгән күләмдә Россия почтасы тарафыннан чыгарылачак.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Иннополис Университеты хезмәткәрләре Иннополис Мэриясе белән берлектә мәгълүмати катламнар белән Иннополис шәһәренең интерактив картасын булдырдылар. 4D-шәһәр моделе муниципалитетка территория белән идарә итәргә һәм аның алга таба үсешен планлаштырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына космик элемтә спутнигында профилактик эшләр алып барылачагы турында хәбәр итә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында төбәк өчен мөһим карарлар кабул итүдә катнаша ала торган актив гражданнар өчен махсус сервислар эшләве турында сөйләде. Әйтик, көн кадагындагы темалар буенча үткәрелә торган «Халыктан сораштыру» сервисы.

«ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы электрон сервислардан нәкъ менә яшь буынга өстенлек бирә, ул һәрвакыт заман белән бергә атлый һәм яңалыкларга, бигрәк тә IT-технологияләр өлкәсендә ачык, - дип ассызыклады бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. - Һәм махсус мәктәп укучылары өчен быел без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «IT-чемпион» конкурсын башлап җибәрдек."

Ел башыннан ТР Дәүләт хезмәтләре порталында берничә яңа электрон хезмәт һәм сервис барлыкка килде. Бу яшел зонада машина кую өчен штрафлар түләү, үзара салым акчасы түләү, пенсия күләме, архив белешмәләре һәм өземтәләре турында белешмә алу һ.б. сервислар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International