Иртәгә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә DigitalSkills 2018 Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча икенче тармак чемпионатын ачу тантанасы узачак.
Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, «Яшь профессионаллар» (Вордлскиллс Россия) берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, Digital Skillz Казанда 12 нче декабрьдән 16 нчы декабрьгә кадәр узачак һәм үз мәйданчыгында предприятиеләрнең 200дән артык катнашучысын, көллият һәм югары уку йортлары студентларын һәм 14 илдән мәктәп укучыларын берләштерәчәк. Татарстанны 17 компетенция буенча 31 катнашучы тәкъдим итәчәк.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашыр дип көтелә.
Массакүләм мәгълүмат чараларын сылтама буенча чарага мәҗбүри аккредитацияләү: https://worldskills.ru/media-czentr/akkreditacziya-smi.html.
Фото: «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге.