"Иннополис" резиденты Татарстанның эре предприятиеләренә үз мөмкинлекләрен тәкъдир итте

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген «Иннополис» махсус икътисадый зонасында «Сәнәгать автоматизациясе: функциональ һәм цифрлы иминлек өлкәсендә Шнейдер Электрик чишелешләре, интеграцияләнгән чишелешләр һәм цифрлы игезәкләр» семинары узды. Семинарда Татарстан Республикасы предприятиеләренең – «Татнефть», «Түбән Кама нефть химиясе», «Казаноргсинтез», «Таттелеком», «Татэнрего», «Алабуга» махсус икътисади зонасының 50дән артык сәнәгать һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы белгече катнашты.

Мондый семинарны үткәрү идеясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ААҖ «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында тәкъдим итте. ТР Президенты фикеренчә, Schneider Electric – сәнәгый автоматлаштыру өлкәсендә дөнья лидерларының берсе булган Schneider Electric эшләнмәләре республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләренә кызыклы булырга мөмкин.

«Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты - ҖЧҖ «Шнейдер Электрик Инновацияләр Үзәге» - Schneider Electric ның бүлендек компаниясе булып тора һәм җирле заказчылар таләпләренә максималь җайлаштырылган һәм сәнәгый автоматлаштыру, киберкуркынычсызлык, диспетчерлык идарәсе системалары өлкәсендә программ-аппарат продуктлары тәкъдим итә.

Бүген компания вәкилләре үзләренең продуктлары һәм Татарстан предприятиеләрендә ничек кулланыла алулары турында сөйләделәр. Семинарда катнашучылар шулай ук Иннополиста «Шнейдер Электрик Инновацияләр Үзәге» лабораториясендә булдылар һәм компаниянең инновацион продуктларының ничек эшләнүен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International