Иртәгә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Кабул итү Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 нче йорт адресы буенча узачак. 12:00дән 20:00 сәгатькә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
- Татарстан Республикасы халкының, дәүләт хакимияте органнарының һәм оешмаларының Элемтә хезмәтләреннән, мәгълүмат ресурсларыннан һәм мәгълүмати хезмәттәшлектән файдалану ихтыяҗын тәэмин итү;
- Татарстан Республикасының «Электрон Хөкүмәт» системасын үстерү һәм аңа ярдәм итү;
- Татарстан Республикасы территориясендә перспективалы инфокоммуникацион технологияләр һәм стандартлар кертүгә ярдәм итү;
- Татарстан Республикасы территориясендә хезмәт күрсәтүче барлык мәгълүматлаштыру һәм элемтә операторлары өчен конкурентлык тирәлеге үсеше өчен тигез хокуклы шартлар тудыру.
Кабул итүгә алдан язылу (843) 2211-19-08 телефоны буенча башкарыла.