Бүген Яр Чаллының «ИТ-парк» технопаркында «Open Innovations Startup Tour» старт алды - перспектив инновацион проектлар эзләү буенча Россиядә һәм БДБ илләрендә иң зур чара. Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Нидерланд Корольлегендә эш сәфәрендә, аның кысаларында ул Амстердам һәм Эйндховен шәһәрләрендә булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар һәм 2020 елга бурычларны билгеләделәр.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 2019 елның 1 нче һәм 3 нче апрель көннәрендә "ТРПЦ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.
Бүген «Смена» заманча мәдәният үзәге мәйданчыгында финанс сервисларын эшләү буенча IT-хакатон старт алды. Чара Ак Барс банкы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Талантлар университеты белән берлектә үткәрелә.
«Цифрлы киләчәккә бергә» VIII конкурсына Идел буе журналистларыннан һәм блогерларыннан 270 эш кабул ителде, аны «Ростелеком» Ericsson белән партнерлыкта үткәрәләр. Конкурсның региональ этабына иң күп гаризалар Татарстаннан җибәргәннәр.
Мәгълүмати иминлек үзәге җитәкчесе Сергей Петренко киберһөҗүмгә каршы тору буенча уку модульләре сериясен әзерләүдә һәм үзгәртүдә, шулай ук Венада һәм Тбилисида киберкуркынычсызлык эксперт төркемнәре эшендә катнашты. Утырышта барлыгы 24 җәмәгать эксперты катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан һәм Чаллы халкына 1 нче апрельгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә укырга керү өчен льготаларны раслау кирәклеге турында искә төшерә.
«Акыллы шәһәр» өчен карарлар өлкәсендә Иннополис махсус икътисадый зонасы резидентларының эшләнмәләре 26-29 нчы мартта Тайбэда ел саен уздырыла торган Smart City Summit&Expo халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Анда 300дән артык югары технологияле компания, шәһәр мэрлары, архитекторлар, төзүче компанияләр катнаша.
Кичә Санкт-Петербургта Федерация Советы каршындагы цифрлы икътисадны үстерү советының "Цифрлы икътисадның төп активы буларак кеше капиталы" темасына утырыш узды. Совет әгъзаларына цифрлы икътисад шартларында өзлексез белем бирү системасын төзү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләделәр.