ТР Элемтә министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен кайнар линия оештырылды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне чорында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен кайнар линия эшләячәк. Мөрәҗәгатьләр элемтә һәм мәгълүмати технологияләр мәсьәләләре буенча кабул ителә.

Тәүлек буе кайнар линия 1 нче май 9:00 сәгатьтән 6 нчы май 9:00 сәгатькә кадәр ачык булачак, шулай ук 8 нче май 16:00 сәгатьтән 13 нче май 9:00 сәгатькә кадәр. Телефон номерлары: 8 (843) 22-11-908 һәм 8 (843) 22-11-909.

Фото: pexels.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International