4 нче һәм 5 нче майда 32 илдән 25 меңнән артык профессиональ спортчы һәм йөгерешче Татарстан башкаласында ел саен үткәрелә торган зур спорт ярышларында – Казан марафонында катнашты. Катнашучылар дүрт дистанциядә көч сынашты - 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км. Иң яшь спортчылар өчен балалар йөгереше оештырылды.
Татарстан Республикасы Ммәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Коллективы ТР Премьер-министры урынбасары – мМәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр коллективлары 3 км һәм 10 км йөгерүдә катнашты.