Татарстанда 6 нчы майда телепрограммалар өзелеп торырга мөмкин

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 6 нчы майда "ТРПЦ" филиалы объектларында ремонт эшләре булуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә ТРда аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын сүндерелеп торырга мөмкин.

6 нчы май көнне Тәтеш муниципаль районының Олы Торма һәм Мамадыш муниципаль районының Түбән Тәкәнеш авылларында өзелеп тору мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы халыкны үткәрелә торган эшләргә аңлап карауларын сорый.

Фото: pexels.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International