ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча, Татарстанның почта бүлекчәләрендә POS-терминаллар ярдәмендә клиентларга бирелгән акча суммасы 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16% ка арткан.


16
апрель, 2021 ел
җомга

Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Казан шәһәре Почтасының 155 еллыгына багышланган «Сәлам Казаннан» күргәзмәсе ачылды. «Татарстан почтасы» УФПС партнерларның берсе булды.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә «Татарстан почтасы» ФПС автопаркын 12 LADA Largus маркалы автомобиль һәм 13 «Соболь» ГАЗ машинасы тулыландырды. Бу яңартуны исәпкә алып, «Татарстан почтасы» автопаркының гомуми саны 385 транспорт чарасы тәшкил итә.


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Казанның Кремль ур., 8 адресы буенча урнашкан үзәк почта бүлегендә Әбүнәчеләр көне узды. Килүчеләр яраткан басмаларга ташламалы язылу рәсмиләштерделәр, газета-журнал редакцияләре вәкилләре белән аралаштылар, «Игелек агачы»хәйрия акциясендә катнаштылар.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Узган ел Казан гибрид почта үзәге аша 16 млн юллама узган, бу 2019 ел күрсәткеченнән 3 тапкыр артып киткән. Дәүләт һәм коммерция оешмалары да, шулай ук физик затлар да ЦГП хезмәтләреннән файдалана.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

1 апрельдән Россия Почтасы 2021 елның икенче яртыеллыгына 5 400 дән артык вакытлы матбугатка язылу ача. 5 апрельдән 15 апрельгә кадәр нәшрият йортлары белән берлектә әбүнәчеләргә 1 800 газета һәм журналга 30% ташлама бирә.


26
март, 2021 ел
җомга

Россия Почтасы бөтен ил буенча физик затлар өчен яңа сервис эшләтеп җибәрде, аның ярдәмендә посылканы алучы түли ала. Әлегә Хезмәт Android өчен почта кушымтасында гына бар, алга таба аңа iOS өчен смартфоннар хуҗалары һәм компания сайтына керүчеләр файдалана ала.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

2020 елның 4 нче кварталы нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы EMS халыкара җибәрүләрне экспресс-китерү сыйфаты буенча 198 милли почта операторлары арасында унынчы урынны алды. 2015 елда компания анда 81 урында булган.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанда теркәлгән почта җибәрүләренең 82% тан артыгы Россия Почтасы клиентлары гади электрон имза (ПЭП) ярдәмендә ала. 2020 елда республикада яшәүчеләр 8,4 миллионнан артык теркәлүче юллама алган.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Россия почтасы 2021 елның гыйнварында бонус программасын башлап җибәрде. Ул эшли башлаганнан бирле төбәкнең почта бүлекчәләренә килүчеләр көн саен уртача 877 рәсмиләштерелгән онлайн-посылка җибәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International