Татарстанда ай саен гади электрон култамганы 20 меңгә якын Россия Почтасы клиенты рәсмиләштерә

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Татарстанда теркәлгән почта җибәрүләренең 82% тан артыгы Россия Почтасы клиентлары гади электрон имза (ПЭП) ярдәмендә ала. 2020 елда республикада яшәүчеләр 8,4 миллионнан артык теркәлүче юллама алган.

Ай саен гади электрон култамга 20 меңгә якын яңа кулланучы рәсмиләштерә. ПЭП биш тапкыр тизрәк посылка яки хат алырга мөмкинлек бирә: моңа бер минут та артык вакыт китмәячәк.

Клиентка кәгазь хәбәрләрне тутырырга кирәкми. Алучы операторга үзенең фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен яки трекингын, раслау коды белән смс-хәбәр килә торган кәрәзле телефон номерын әйтә.

Гаризаны  https://www.pochta.ru/support/office-services/sms-registration Россия Почтасы сайтында, теләсә кайсы почта элемтәсе бүлегендә яки клиентларга өйдә хезмәт күрсәтүче почтальонда рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International