Казанның үзәк почта элемтәсе бүлегендә Әбүнәчеләр көне узды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Казанның Кремль ур., 8 адресы буенча урнашкан үзәк почта бүлегендә Әбүнәчеләр көне узды. Килүчеләр яраткан басмаларга ташламалы язылу рәсмиләштерделәр, газета-журнал редакцияләре вәкилләре белән аралаштылар, «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнаштылар.

5 нче апрельдән 15 нче апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшриятлар белән берлектә 1 800 газета һәм журналга язылу бәясен киметте. Газетага язылу кампаниясенә көч биреп торырга «Казанские ведомости», «Шәһри Казан» һәм «Сөембикә» журналы редакцияләре вәкилләре килгән иде. Татарстанның әйдәп баручы басмалары үз укучылары өчен күңелле бонуслар һәм сувенир продукция әзерләделәр.

Традицион «Игелек агачы» хәйрия акциясе әбүнәчеләр көненең мөһим өлеше булып тора. Казанлылар үз гаиләләре өчен генә түгел, ә балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, социаль учреждениеләрдә яшәүчеләр, ветераннар, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр өчен дә 30% - ка кадәр ташлама белән язылган. Шулай итеп, Татарстан Республикасының социаль учреждениеләре өчен хәйриячеләр «Салават күпере», «Непоседа», «Кечкенә рәссамнар», «Казанские ведомости», «Комсомольская правда» басмаларын еш яздырып алдылар.

Агымдагы язылу кампаниясе кысаларында, өйдән чыкмыйча гына, хәйрия подпискасын рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен podpiska.pochta.ru сайтына керергә яки «Россия Почтасы» мобиль кушымтасын алырга, кирәкле басманы сайларга, язылу формасын тутырырга һәм онлайн банк картасы белән түләргә кирәк.

Шуның белән бергә, 2021 елның беренче яртыеллыгында компанияләр һәм республика халкы балалар йортларында, мәктәп-интернатларда, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә, ветераннарга 5 меңнән артык язылу рәсмиләштергән.

Акциянең иң актив катнашучылары - Казан, Азнакай һәм Бөгелмә халкы.

Башка торак пунктларда Абунәче көннәре түбәндәге график буенча узачак:

  • 5-15 апрель-Кукмара;
  • 9 апрель-Яшел Үзән, Олы Кайбыч, Мамадыш;
  • 12 апрель-Нурлат, Бөгелмә;
  • 13 апрель-Буа, Арча;
  • 14 апрель-Зәй, Сарман, Лениногорск, Мамадыш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International