Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга республикада тормышка ашырыла торган өстенлекле санлы проектлар турында сөйләде.
Бүген Россия премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанда киңәшмә кысаларында ИТ-компанияләр өчен яңартылган салым режимын кертү турында игълан итте.
Күкрәк читлеге патологияләрен тану өчен ясалма интеллект технологиясен компьютер томографиясе формалары буенча республиканың тагын ике медицина учреждениесенә кертәчәкләр. Яңа эшләнмә 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә һәм Республика онкология диспансерында барлыкка киләчәк.
Россия почтасы компаниянең корпоратив клиентлары посылкалары кабул итү пунктлары булган шәһәрләр санын 4 тапкырга арттырды. Хәзер «Онлайн курьеры» хезмәтеннән Россиянең 205 шәһәрендә – Электрон коммерция базарында иң активлары файдалана ала. Элек сервисны 50 шәһәрдә генә карарга була иде.
20 июньнән абитуриентлар БДИ нәтиҗәләреннән башка да, Россиянең әйдәп баручы вузларының берсе – КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбенә керү өчен документлар тапшыра ала. Бүгенге көндә кабул итү комиссиясендә 283 гариза кабул ителде.
DIGITALSUPERHERO - «Fintech&Security» масштаблы ИТ-марафонының икенче онлайн-хакатоны инде 1 августта ук башланачак. 7 көн дәвамында катнашучылар 700 мең сумлык приз фондына ия булу өчен, югары технологияләр өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итәчәкләр. Хакатонда катнашу өчен гаризаны 27 июльгә кадәр https://dshkazan.ru/finsec рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.
2020 елның февраленнән июнь аена кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша республикада яшәүчеләр республика мәктәпләренең беренче сыйныфларына укырга керү өчен 3650 гариза биргән. Бу сан узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 8,4 тапкыр артыграк.
Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студенты бүген техникумнан чыгарылалар. Тантаналы чара дистанцион форматта узачак.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, гадәттәгечә, ведомство базасында җитештерү практикасын узу өчен, Татарстан югары уку йортларының ИТ-юнәлешләре студентларын үзендә кабул итә. Алар - КФУ, КНИТУ, МЦК-КТИТС һәм республиканың башка уку йортлары укучылары.
2019 елда "Россия Почтасы"ның цифрлы кереме 21 млрд. сумга җиткән, бу компаниянең җыелма кеременең 10% ын тәшкил итә. Шул ук чор белән чагыштырганда күрсәткечләрнең өч тапкыр артуы турында матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.