20 июньнән абитуриентлар БДИ нәтиҗәләреннән башка да, Россиянең әйдәп баручы вузларының берсе – КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбенә керү өчен документлар тапшыра ала. Бүгенге көндә кабул итү комиссиясендә 283 гариза кабул ителде.
Гаризалар 18 августка кадәр кабул ителә. Документлар тапшыру өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына шәхсән вузга килергә кирәкми: документларны кабул итү тулысынча дистанцион форматта «студент булам» системасында уза. Керү сынаулары техникумны тәмамлаучылар һәм чит ил кешеләре өчен шулай ук онлайн режимда үткәреләчәк.
2020-2021 нче уку елында ИТИС Югары мәктәбе түбәндәге юнәлешләр буенча туплана:
Бакалавриат - «программа инженериясе»,
Магистратура - «программа инженериясе»,
укыту юнәлешләре:
Бүген ИТИС Югары мәктәбенә укырга керү турында 283 абитуриент гариза тапшырган. Алар арасында: бакалавриат программалары буенча – 268 кеше (48-чит ил гражданнары); магистратура программалары буенча - 15 кеше.
Бирү өчен документлар исемлеген, керү имтиханнарының расписаниесен һәм кабул итүнең контроль саннарын ИТИС Югары мәктәбенең рәсми сайтында белергә мөмкин.
Барлык сорауларны кабул итү комиссиясенең кайнар линиясенә 8-9600-67-65-12 телефон номеры буенча юлларга мөмкин.