Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, гадәттәгечә, ведомство базасында җитештерү практикасын узу өчен, Татарстан югары уку йортларының ИТ-юнәлешләре студентларын үзендә кабул итә. Алар - КФУ, КНИТУ, МЦК-КТИТС һәм республиканың башка уку йортлары укучылары.
.gif)
Ел башыннан гына да ведомство стеналарында җиде студент практика узды: биш МЦК-КТИТС студенты һәм ике КФУ студенты. Моннан тыш, бүген Министрлыкның мәгълүмати куркынычсызлыкны координацияләү бүлегендә КНИТУ студенты практика узуын дәвам итә.
Билгеләп үтик,соңгы вакытта нәкъ менә мәгълүмати куркынычсызлык студентлар арасында аеруча популяр. Шулай ук кадрлар хезмәте һәм санлы трансформация юнәлешләре дә кирәкле булып кала бирә.
Практика кысаларында студентлар программалар эшли, Министрлык эшчәнлеге белән таныша, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагының эш процессларына керә. Бу югары технологияләр өлкәсендә карьера төзергә карар иткән булачак белгечләр өчен бик яхшы тәҗрибә.
Безнең министрлык студентлар белән аралашу өчен һәрвакыт ачык. Узган шимбәдә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы белгечләре КФУ студентлары белән «Җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлеше буенча аралаштылар, анда ведомство тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр.