ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Пандемия булуга карамастан, республика халкы сәүдә үзәкләрендә ешрак була башлады. Көз көне Татарстанда үрнәкләрдәге мобиль интернет-трафик узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27%ка арткан. Мегафон аналитиклары үз абонентларының мобиль активлыгын анализлап әнә шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең 2020 елның беренче яртыеллыгында элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узды.

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең 2020 елның беренче яртыеллыгында элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узачак. Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Һәр теләгән кеше коллегияне реаль вакыт режимында карый алачак: турыдан-туры трансляция безнең сайтта һәм ведомствоның рәсми Youtube-каналында барачак.


21
август, 2020 ел
җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ил буенча тиңдәшсез программа ахырына якынлаша. «Цифрлы икътисад» проекты кысаларында һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси йөкләмәсе буенча, яңа уку елы башына барлык мәктәпләр, аерым алганда, 1 680 мәгариф учреждениесе югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин эш барышын шәхсән үзе карап чыкты.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Бүген Әлмәттә «Таттелеком» ГАҖ хезмәт коллективы алдында республиканың цифрлы үсеше турындагы доклад белән чыгыш ясады.


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа уку елы башына республиканың барлык гомуми белем бирү оешмалары югары тизлекле Интернетка керү белән тәэмин ителәчәк. Мондый хәл Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Моңарчы күрелмәгән программа «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча тормышка ашырыла.


15
май, 2020 ел
җомга

«Цифрлы икътисад» милли программасын һәм республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 1 нче сентябренә Татарстанда 1 045 гомуми белем бирү оешмасын югары тизлекле интернетка тоташтыру планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International