Татарстанда 1 045 мәктәп тиз йөрешле интернетка тоташтырылачак

2020 елның 15 мае, җомга

«Цифрлы икътисад» милли программасын һәм республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 1 нче сентябренә Татарстанда 1 045 гомуми белем бирү оешмасын югары тизлекле интернетка тоташтыру планлаштырыла.

Ил Президентының май указлары белән башланган «Цифрлы икътисад» Милли программасы Россия икътисадын һәм социаль өлкәне тизләтелгән цифрлаштыруга юнәлдерелгән. Программа составына «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты керә.

Аерым алганда, агымдагы елның 1 нче сентябренә үк югары тизлекле интернетка республиканың 1 045 мәктәбе тоташтырылачак. Шулай итеп, Татарстанда яңа уку елына барлык гомуми белем бирү учреждениеләре Интернетка тиз арада керү мөмкинлеге белән тәэмин ителәчәк.

Моннан тыш, 2020 елда 10 техникум һәм көллиятне, ә 2021 елда тагын өч урта махсус уку йортын югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү планлаштырыла.

Гомумән алганда, Татарстанда «Цифрлы икътисад» Милли программасы кысаларында югары тизлекле интернетка 3 460 социаль әһәмияткә ия объект тоташтырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International