ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген 186 – нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицеенда интернеттагы мәгълүматларны яклау проблемаларына багышланган Бөтенроссия «саннар дәресе» узды. Киберҗинаятьчеләргә ничек каршы торырга кирәклеге турында балаларга Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.

«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектының чаралар исемлегенә керә торган КЛИК-CDO программасы буенча цифрлы укуга җыю башланды. Беренче сайлап алу өчен гаризаны 26 мартка кадәр clickcdo.ru сайтында калдырырга мөмкин . Ел дәвамында барлыгы 5 меңнән артык кеше белем алачак.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда «кІТык» ИТ-компанияләренә ярдәм итү республика программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. 1% киметелгән салым ставкасына инде 18 компания дәгъва кыла. Анкетаны сайтта тутырырга мөмкин –  https://usn.itpark.tech/anket/ 

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары Анатолий Якутин белән эшлекле очрашу үткәрде, анда республиканың төп ИТ-проектлары турында сөйләде.


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Гыйнвар уртасыннан башлап республика халкы COVID-19дан 122нче Бердәм кайнар линия номеры һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша вакцинациягә языла ала. Бүгенге көндә контакт-үзәк операторлары вакцинациягә 5 691 гариза кабул иткән инде.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Беренче агымга гаризалар 24 февральгә кадәр югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары мөгаллимнәреннән кабул ителә. Тыңлаучыларны икътисадның реаль секторын Цифрлаштыру шартларында кирәкле компетенцияләргә өйрәтәчәкләр. Сылтама буенча язылырга мөмкин -  https://edu.innopolis.university/ooc

Сентябрь аеннан республика халкы суд белгеченә онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла ала. Яңа сервис эшли башлаганнан бирле, алардан 443 кеше файдаланган инде. Кабул итүгә сылтама буенча язылырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/court/select.

20.35 Университеты «Мәгълүматлар белән эшләүгә нигезләнгән методлар һәм технологияләр» – КЛИК-Интенсив квалификация күтәрү программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте. Түбәндәге сылтама буенча 17 нче февральгә кадәр теркәлергә мөмкин – https://my к2035.university/click2021_1/now/stage/1.

2020 елның маенда Россия Почтасы үз бүлекчәләренә онлайн-язылу сервисын башлап җибәрде. 8 ай эчендә республика халкы почта офисларында якынча 27,5 мең тапкыр булды. Сервис көннән-көн популярлаша бара.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

12-13 февральдә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында (Казан) һәм А.С. Попов исемендәге технопаркта (Иннополис) стартаплар һәм IT-эшкуарлар өчен бизнесны үстерү инструментларына багышланган InnoSpark Conference конференциясе узды. Төп фокуслар маркетинг һәм инвестицияләр җәлеп итү юнәлешләре булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International