Ел саен 2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне (World Autism Awareness Day) билгеләп үтелә. Бу көнне Татарстанда телеманаралар ярдәм йөзеннән зәңгәр төскә буялачак.
2 апрельдә бөтен дөнья буйлап зәңгәр утлар кабына. Төрле шәһәрләрдә биналар, һәйкәлләр, күперләр һәм башка корылмалар зәңгәр ут белән яктыртыла. Бөтен дөнья буенча күп гаиләләр кич белән утларын сүндерәчәк һәм үз өйләрендә зәңгәр фонарьлар кабызачак.
"Татарстан Республикасы РТРС" филиалы да әлеге акциягә кушыла. 2 апрельдә 20.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Казан һәм Түбән Камада телебашняларда зәңгәр ут кабызылачак.
Белешмә өчен
Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне (World Autism Awareness Day) БМО Генераль Ассамблеясенең 2007 елның 18 декабрендәге резолюциясе белән билгеләнгән иде.