Архангельск өлкәсенең элемтә министрына Татарстанның цифрлы проектларын тәкъдир иттеләр

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Архангельск өлкәсенең элемтә һәм мәгълүмати технологияләр министры Павел Окладников белән эшлекле очрашу үткәрде, анда республиканың өстенлекле санлы проектлары турында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов һәм "Архангельск өлкәсенең мәгълүмати-коммуникацион технологияләр идарәсе" АҖ директоры Денис Матвеев катнашты.

Очрашу кысаларында Цифрлы ведомство башлыгы Татарстан территориясендә сыйфатлы югары тизлекле элемтә тәэмин итү мәсьәләләренә һәм цифрлы тигезсезлек проблемасын хәл итү юлларына тукталды. Моннан тыш, министр Татарстанда ведомствоара үтәли цифрлы бәйләнешнең ничек оештырылуы турында сөйләде, Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге һәм Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге проектларын тәкъдим итте, берничә цифрлы платформаны тәкъдир итте.

Павел Окладников, үз чиратында, республиканың цифрлы проектларын югары бәяләде һәм Татарстанны бүген алдынгы ИТ-төбәкләрнең берсе дип атарга мөмкин, дип билгеләп үтте.

Очрашу ахырында коллегалар уртак инновацион проектларны гамәлгә ашыруга да хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International