ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2021 ел
җомга

«Унбер» 11 нче күппрофильле лицеенда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының санлы икътисад һәм зур мәгълүматлар Департаменты директоры Андрей Горобц, Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов, шулай ук VK, Учи.ру һәм «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы экспертлары катнашында ачык саннар дәресе узды.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Цифрлы министрлык командасы Татарстан укучылары өчен бу уку елында соңгы «Саннар дәресе» үткәрде. Дәрестә Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов балаларга заманча предприятиеләрдә җитештерү процесслары ничек оештырылуы һәм аларны оптимальләштерүдә цифрлы технологияләр нинди роль уйнавы турында сөйләде. Дәреснең авторы - "1С" компаниясе.


2
апрель, 2021 ел
җомга

12 апрельдән 30 апрельгә кадәр Россия мәктәпләрендә «Цифрлы җитештерү» темасы буенча «Саннар дәресе» узачак. Бөтенроссия проектының яңа дәресе «1С» фирмасы экспертлары тарафыннан әзерләнде. Ул бу уку елында соңгы цифрлы дәрес булачак.


26
март, 2021 ел
җомга

Цифрлы министрлык командасы «Яндекс» компаниясе белгечләре белән берлектә Татарстан балалары өчен гадәти булмаган «Саннар дәресе» үткәрде. Традицион дәрес урынына укучыларга ИТ-парк буйлап экскурсия уздырдылар һәм пилотсыз автомобильнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

10-28 март көннәрендә ил мәктәпләрендә «Пилотсыз транспорт» темасы буенча «саннар дәресе» узачак. Бөтенроссия акциясенең яңа дәресе Яндекс экспертлары тарафыннан әзерләнде. Укучылар һәм укытучылар пилотсыз автомобильләрнең «капотына» карый һәм аларның эш принципларын аңлый алачаклар.


19
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген 186 – нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицеенда интернеттагы мәгълүматларны яклау проблемаларына багышланган Бөтенроссия «саннар дәресе» узды. Киберҗинаятьчеләргә ничек каршы торырга кирәклеге турында балаларга Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

8-22 февраль көннәрендә мәктәп укучылары өчен интернеттагы мәгълүматларны яклау проблемасына багышланган «Саннар дәресе» – «Цифрлы дөньяда хосусыйлык» узачак. Дәрестә балалар үзләре турында нинди мәгълүматны интернетта урнаштырмаска, мошенникларга ничек каршы торырга кирәклеген беләчәкләр, шулай ук шәхси мәгълүматларны якларга өйрәнәчәкләр.


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев «Саннар дәресе» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм «Адымнар» полилингваль мәктәбе укучыларын ясалма интеллект технологиясе һәм электрон челтәрләр белән таныштырды.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Саннар дәресе» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм МЦК-КТИТ студентлары өчен ясалма интеллект технологияләренә һәм машина белән укытуга багышланган дәрес үткәрде. Дәреснең турыдан-туры трансляциясе цифрлы ведомство сайтында алып барылды.

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин КЦК-КТИТС студентлары өчен ясалма интеллектка һәм машина белән укытуга багышланган санлы дәрес үткәрәчәк. Теләге булган һәркем дәрескә кушыла ала: дәреснең турыдан-туры трансляциясе Министрлык сайтында һәм техникум сайтында 14:15 сәгатьтә башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International