«Росатом» дәүләт корпорациясе 10 марттан 10 апрельгә кадәр «Цифрлы дәрес» Бөтенроссия проектында катнашачак һәм «Квант дөньясы: квант компьютеры нәрсәдән тора» дигән темага дәрес уздырачак.
Яңа дәрес «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы кысаларында әзерләнде. Аның нигезендә квант компьютеры үзенчәлекләренә, аның гадәти компьютердан аермаларына һәм дөньяда барлыкка килгән үзгәрешләргә багышланган танып-белү материалы.
«Цифрлы дәрес» теория өлешеннән һәм уен тренажерындагы күнегүләр өлешеннән торачак. Квант программалаштыруы буенча уен биремнәре 1-7 һәм 8-11 сыйныф укучылары арасында фәнне популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Дәрескә сайтта теләсә кайсы вакытта керешергә була.
«Квант индустриясе өчен кадрлар резервын формалаштыру – без эшли торган төп бурычларның берсе. Башлангыч сыйныфлардан укучыларның дөньяның чынлыкта нинди булуын, квант эффектлары ниндидер чит нәрсә түгеллеген аңлавы мөһим», – дип билгеләп үтте «Росатом» ның квант технологияләре буенча проект офисы җитәкчесе Руслан Юнысов.
«Росатом» дәүләт корпорациясе ярдәме белән безнең проект тематикасын киңәйтү мөмкинлеге туды, аны шундый кызыклы һәм актуаль тема белән баетты. Квант компьютерлары мәгълүмат технологияләрендә генә түгел, ә гомумән, берничә чиктәш өлкә – физика, химия, биология, медицина, транспортта да алга китеш вәгъдә итә», - дип билгеләп үтте «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры урынбасары Юлия Горячкина.