Татарстан укучылары "Сан дәресе"ндә цифрлы производство ничек оештырылуын белделәр

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Цифрлы министрлык командасы Татарстан укучылары өчен бу уку елында соңгы «Саннар дәресе» үткәрде. Дәрестә Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов балаларга заманча предприятиеләрдә җитештерү процесслары ничек оештырылуы һәм аларны оптимальләштерүдә цифрлы технологияләр нинди роль уйнавы турында сөйләде. Дәреснең авторы - "1С" компаниясе.

Цифрлы дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узды. Анда 8 нче сыйныфның 18 укучысы катнашты. Дәрес кысаларында укучылар производствода цифрлы трансформация процессларының ничек үтүен, алар үз эченә нәрсә һәм нинди икътисади нәтиҗә бирергә мөмкин икәнлеген белделәр.

Шулай ук дәрестә балалар онлайн-тренажер уздылар, анда үзләрен бизнес-процесслар буенча белгеч ролендә сынап карадылар, пончиклар җитештерүче һәм аларны бөтен галактика буенча китереп торучы сәнәгать сәүдә-җитештерү челтәрен автоматлаштыру буенча биремнәр хәл иттеләр. Ә тренажерны тизрәк башкарып чыккан укучылар санлы командадан бүләкләр алдылар.

Дәрескә барлык материаллар да урокцифры.рф сайтында урнаштырылган. 

"Саннар дәресе" Россиядә 2018 елдан бирле "Цифрлы икътисад" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. 2020/21 уку елында акциянең партнерлары - "Касперский лабораториясе", Саклык банкының "Киләчәккә өлеш" Хәйрия фонды, Яндекс компанияләре, "1С", Mail.ru Group.

Ике ел эчендә балалар, ата-аналар һәм укытучылар проект сайтында дәресләргә 32 млн тапкыр диярлек мөрәҗәгать иткән. Проект Россиянең барлык 85 регионын колачлады, ә 2019/202020 уку елында үзенең географиясен киңәйтте — Россотрудничество ярдәмендә 100+ илдән рус телле мәктәп укучылары цифрлы икътисадның әйдәп баручы компанияләреннән тренажерлар уздылар; балалар, ата-аналар һәм укытучылар проект сайтында һәркем файдалана алырлык дәресләргә 11 миллион тапкыр диярлек мөрәҗәгать иттеләр.

Биремнәрне теләсә кайсы вакытта башкарырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2020-2021 уку елы дәвамында бөтен ил буенча мәктәп укучылары өчен 5 санлы дәрес узды: «Ясалма интеллект һәм машина белән укыту», «Нейрочелтәрләр һәм коммуникацияләр», «Цифрлы дөньяда хосусыйлык», «Пилотсыз транспорт» һәм «Цифрлы производство».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International