Цифрлы үсеш министры район башлыгы белән Зеленодольск ИТ-паркы төзелеше турында сөйләште

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Зеленодольскта ИТ-парк булдыру турында бүген ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев фикер алыштылар.

ИТ-өлкә белгечләре белән бергә алар шәһәрнең ИТ-парк ачылырга мөмкин булган биналарның берсен карадылар. Бу Мирный микрорайонында урнашкан иске элемтә узелының буш торган күп катлы бинасы. 

Моннан тыш, министр 9 нчы лицейда Цифрлы дәрес үткәрде. Дәрестә Айрат Хәйруллин цифрлаштыруның нәрсә икәнлеге һәм аның серләре турында сөйләде, ни өчен ул хәзерге җәмгыятьтә бик мөһим. Укучылар, үз чиратында, аңа үз ИТ-проектлары һәм кушымталары турында сөйләделәр.

Министр шулай ук информатика дәресләрендә булды, анда кече сыйныф укучылары виртуаль киңлектә эшләргә өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International