ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләре федераль порталында ике яңа хезмәт эшли башлады. Хәзер портал аша тулы булмаган гаиләләрдән 8-17 яшьлек балалар өчен айлык пособие, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында учетка баскан хатын-кызлар өчен айлык пособие рәсмиләштерергә мөмкин.


18
декабрь, 2020 ел
җомга

Күпчелек гаиләләргә яңа түләү автомат рәвештә, 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү өчен элек бирелгән гаризалар нигезендә күчереләчәк. Аны 2012 елның 18 декабреннән 2021 елның 31 мартына кадәр туган балалы гаиләләр алачак.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның беренче алты аенда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша социаль ярдәм чараларын алу өчен 138 017 гариза бирелгән.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының өч яңа хезмәте күп функцияле үзәкләр офисларында республика халкына билгеле булды. Аерым алганда: Татарстан Республикасында күп балалы гаиләгә таныклык (дубликат) бирү, «Хезмәт ветераны», «ТР хезмәт ветераны» таныклыгын бирү һәм ТР бюджеты хисабына социаль ярдәм күрсәтү. КФҮ функционалын киңәйтү «Санлы икътисад» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданнар тарафыннан вакытлы опекага махсус түләүләр рәсмиләштерү буенча сервис эшли башлады. Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән бергә Казан шәһәренең Идел буе районы республика матди ярдәм үзәге бүлегендә булды.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында махсус бүлек эшли башлады, анда балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә тиешле ярдәм чаралары җыелган.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә айлык түләүләр алу мөмкинлеге бирә торган яңа сервис эшли башлады.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эш итүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында стимуллаштыручы түләүләр булмавына шикаятьләр калдыра алалар.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр https://posobie16.gosuslugi.ru/ яңа сервисы аша 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза бирә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International