Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданнар тарафыннан вакытлы опекага махсус түләүләр рәсмиләштерү буенча сервис эшли башлады. Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
2020 елның апреленнән июнь аена кадәр инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны вакытлыча опекага алган россиялеләр яңа түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләү күләме опекага алынган һәр кеше өчен аена 1230 сум тәшкил итә.
Игътибар итегез, мондый гражданнарның реестрлары Россия субъектлары тарафыннан апрель-май һәм июнь айларында аерым формалаштырыла. Яшәү (опека) чоры бер ай дәвамында җиде көннән дә ким булмаска тиеш.
Һәр чор өчен түләү өчен гаризаны 2020 елның 1 октябренә кадәр аерым бирергә кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре федераль порталында шәхси мәгълүматларны һәм банк счеты реквизитларын күрсәтеп эшләргә була.
Түләү турындагы карар РФ Пенсия фондының территориаль бүлеге тарафыннан 5 эш көне дәвамында кабул ителә. Аның турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына керә. Уңай хәл ителгәндә, акчалар счетка 3 эш көне эчендә күчәчәк.
Тулаем алганда, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, 2020 елда федераль бюджеттан әлеге түләүләргә 145,6 млн сум акча юнәлдереләчәк.