Дәүләт хезмәтләре порталында балалар өчен түләү алу өчен сервис эшли башлады

2020 елның 12 мае, сишәмбе

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр https://posobie16.gosuslugi.ru/ яңа сервисы аша 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза бирә алалар.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа ярдәм чаралары кертү турында игълан итте. Гомумән алганда, Россия гражданлыгы булган 27 млн.га якын бала матди ярдәм алачак.

Ил хөкүмәте карары нигезендә, 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче һәр гаилә һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза бирә ала. Бу түләүләр 1 июньнән башланачак. Аларны билгеләү өчен 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моннан тыш, гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү рәсмиләштерә алачак. Өч яшькә кадәрге балалары булган барлык Россия гаиләләре аена бала өчен 5әр мең сум түләячәк. Шул ук вакытта әти-әниләре вакытлыча эш югалткан гаиләләргә балигъ булмаган һәр балага аена 3әр мең сум акча салынган.

Гражданнар гаризаны тулысынча дистанцион форматта, дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша бирә алалар. Гариза тутыру өчен һәр баланың туу турында таныклык һәм түләү өчен банк счеты реквизитлары гына кирәк. Шулай ук гаризалар Пенсия фонды бүлекчәләрендә дә кабул ителә.

Коронавирус йогышы пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән яңа ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат, шулай ук аларны алу процедурасы һәм түләү шартлары турында мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталының махсус бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International