ТР Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин республика матди ярдәм үзәгендә булды

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән бергә Казан шәһәренең Идел буе районы республика матди ярдәм үзәге бүлегендә булды.

Визит барышында учреждение хезмәткәрләре кунакларга коронавирус йогышы шартларында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларын тәкъдир иттеләр, шулай ук 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне рәсмиләштерү эше турында сөйләделәр.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда республика халкына социаль ярдәм чараларына 22,6 млрд.сумнан артык акча бирү планлаштырыла. Социаль түләүләр системасы 84 ярдәм чарасын үз эченә ала, шул ук вакытта балалы гаиләләргә чыгымнарның гомуми күләмендә һәр өченче сум – 8,9 млрд.сум тирәсе түләү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан гаиләләре пособиеләр һәм субсидияләр алу өчен дистанцион форматта - дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында, шулай ук республиканың күп функцияле үзәкләре офисларында булып, гаризалар бирә алалар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә КФҮ аша 13 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү сорап 9 299 кеше мөрәҗәгать иткән, 3 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 3 878 кеше түләгән, 3тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособие рәсмиләштерү өчен 976 гариза алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International