Татарстан КФҮндә ТР Хезмәт министрлыгыннан яңа хезмәтләр күрсәтүгә керештеләр

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының өч яңа хезмәте күп функцияле үзәкләр офисларында республика халкына билгеле булды. Аерым алганда: Татарстан Республикасында күп балалы гаиләгә таныклык (дубликат) бирү, «Хезмәт ветераны», «ТР хезмәт ветераны» таныклыгын бирү һәм ТР бюджеты хисабына социаль ярдәм күрсәтү. КФҮ функционалын киңәйтү «Санлы икътисад» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Барлык өч яңа хезмәт буенча гаризаны прописка урыны буенча «Минем документлар» офисларында бирергә мөмкин. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре ТР Хезмәт министрлыгының үзендә күрсәтелә.

Искәртеп узабыз, дәүләттән Татарстанда җан башына уртача керемнәреннән түбәнрәк булган аз керемлеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган (авыр авыру, табигать бәла-казасы һ.б.) ярдәм алырга мөмкин. Гариза биргәндә соңгы өч айда керемнәр турында мәгълүмат бирергә кирәк.

Моннан тыш, КФҮ филиалларында 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче 10 мең гаиләгә өстәмә Президент түләүләре алу өчен гаризалар кабул ителәчәк. Алдагы ярдәм чаралары алган гражданнарга июль аенда түләүләр автомат рәвештә биреләчәк: яңа гариза язарга кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International