ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

2024 елга кадәр Иннополис Университеты базасында технология үсеше буенча таяныч нокталарның берсе булдырылачак.


23
июль, 2021 ел
җомга

Инновацияләргә ярдәм фонды (ФСИ) «Старт-1–ИИ», «Старт–2–ИИ» һәм «Үсеш» программалары буенча ИТ–проектларны сайлап алу башлануын игълан итте. Конкурслар «Цифрлы икътисад» милли программасының «Ясалма интеллект» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.


25
июнь, 2021 ел
җомга

COVID-19ны ачыклаганда ясалма интеллектны КТ рәсемнәрендә куллану һәм онкологияне иртә диагностикалау перспективалары 2021 елның 22 июненнән башлап Республика клиник хастаханәсе стеналарында чынга ашты. Бу кыска вакыт эчендә авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк һәм медикларның эш процессында яхшы корал булачак.


18
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев "ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе" ДАССОның балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген тантаналы ачтылар.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

DeepPavlov китапханәсенең туган көне уңаеннан проект командасы кулланучылар һәм эшләүчеләрнең онлайн-очрашуын уздырачак. Чара 17:00 сәгатьтә башлана. Очрашуга эләгү өчен сайтта теркәлергә кирәк –  https://deeppavlov.ai/events/3year.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Иннополис университеты «Ясалма интеллект: нульдән тиз старт» белем бирү проекты кысаларында "AI from scratch" ясалма интеллекты буенча бушлай 24 сәгатьлек курс башлап җибәрде. Курс рус субтитрлары белән инглиз телендә алып барыла. Курска сылтама буенча язылырга мөмкин – https://stepik.org/course/87182/promo#toc.  


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия мәктәпләрендә Ясалма Интеллект технологияләренә һәм машина белән укытуга багышланган «Саннар дәресләре» уза. Белем бирү проекты кысаларында балалар ясалма интеллектның кайда кулланылуын беләчәкләр, шулай ук пилотсыз автомобильләр өчен алгоритмнар тудырачаклар.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Саннар дәресе» Бөтенроссия Белем бирү проекты кысаларында бөтен ил мәктәпләрендә 14-27 сентябрь көннәрендә «Ясалма интеллект һәм машина белән укыту» дәресе узачак. Бу дәрес 2020-2021 уку елында беренче цифрлы дәрес булачак.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил билгеләнде. Бу хакта бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин тармак предприятиеләре белән узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте.  Ул «Санлы алгарыш» Бөтенроссия конкурсында җиңүче Булат Җамалиев булды.


30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ территориясендә ясалма интеллектка (Artificial Intelligence) һәм мәгълүматларны анализлауга багышланган AI Journey региональ конференциясе уза.  Рәсми ачылыш тантанасында ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International