Россия банкыннан сораштырулар хәвеф-хәтәрләрне бәяләргә, финанс операцияләренең якланганлык дәрәҗәсен күтәрергә, электрон сервислардан файдалану куркынычсызлыгын арттыру буенча чараларны планлаштырырга ярдәм итәчәк.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны тикшерә. Сораштыруда түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин - https://itsecurity2021.vcot.info/.
Безнең цифрлы команда республиканың актив халкын «Локоло» яңа цифрлы платформасының үсеше һәм функционалы турында сораштыруда катнашырга чакыра. Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин – http://opros.so/LwXn.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе халыкның республика китапханәләре эшенә мөнәсәбәтен ачыклау өчен сораштыру үткәрә. Анкетаны түбәндәге сылтама буенча теләгән һәркем тутыра ала - https://kitaphane.tatarstan.ru/libr_opros2020.htm.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы игътибар үзәгендә мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен сораштыру үткәрә. Анкетаны 15 июльгә кадәр https://itsecurity2020.vcot.info/ сылтамасы буенча тутырырга мөмкин.