Татарстанлыларны ИТ-кадрларга ихтыяҗ турында сораштыруда катнашырга чакыралар

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны тикшерә. Сораштыруда түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин  - https://itsecurity2021.vcot.info/.

Анкета оешманың җитәкчесе яки оешманың кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән үзара бәйләнештә мәгълүмати куркынычсызлык буенча бүлекчәнең җитәкчесе/белгече белән тутырыла.

Сораштыру нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге белем бирү һәм специализация өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ фаразын формалаштыру, аларның һөнәри әзерлекләре күләмнәрен формалаштыру өчен файдаланылачак.

Сораштыру нәтиҗәсендә алынган мәгълүматның конфиденциальлеге гарантияләнә. Мәгълүмат бары тик гомумиләштерелгән формада гына кулланылачак.

Үткәрелә торган тикшеренү кысаларында Мәскәү вакыты буенча 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр катнашучыларга консультация ярдәме күрсәтелә. E-mail: itsecurity@vcot.info. Моннан тыш, 16 апрельдә сораштыру буенча махсус укыту вебинары узачак.

Сораштыруны 15 майга кадәр узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International