Россия Банкы кулланучыларның якланышы һәм аларның финанс оешмалары продуктларыннан һәм хезмәтләреннән канәгать булу мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Әлеге максат белән регулятор халыкның финанс продуктлары һәм хезмәт күрсәтүләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән канәгать булу дәрәҗәсе турында сораштыруны башлап җибәрде.
Россия банкыннан сораштырулар хәвеф-хәтәрләрне бәяләргә, финанс операцияләренең якланганлык дәрәҗәсен күтәрергә, электрон сервислардан файдалану куркынычсызлыгын арттыру буенча чараларны планлаштырырга ярдәм итәчәк.
Онлайн-сораштыру 2021 елның 1 ноябреннән 3 декабренә кадәр барачак.