Татарстан Республикасы Милли китапханәсе халыкның республика китапханәләре эшенә мөнәсәбәтен ачыклау өчен сораштыру үткәрә. Анкетаны түбәндәге сылтама буенча теләгән һәркем тутыра ала - https://kitaphane.tatarstan.ru/libr_opros2020.htm.
Сораштыру 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре Татарстанда китапханә хезмәтен камилләштерергә ярдәм итәчәк. Аерым алганда, халык сорауларына җавап бирүләрен сорыйлар:
Шулай ук исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2010 елдан бирле «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» Бердәм мәгълүмат киңлеге эшли. Бүгенге көндә системага Татарстан китапханә системаларының 100% ы, шулай ук республиканың 17 районындагы 180 дән артык мәктәп китапханәсе тоташтырылган. Җыелма электрон каталог үз эченә китаплар турында 931 меңнән артык библиографик язма һәм 8,5 мең тулы текстлы басманы ала.
ТР НЭБ эшләгән ун ел эчендә анда 416 меңнән артык кулланучы теркәлгән, аларның 37% - мәктәп укучылары. Махсуслаштырылган Портал аша кулланучылар үзләре өчен кирәкле китаплар турында белеп кенә калмыйча, аларны броньлый да алалар.