ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Цифрлаштыру министрлыгы командасы дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең республика Порталында яңа сервисны гамәлгә ашырды. Хәзер республикада яшәүчеләрнең газ белән тәэмин итү буенча берничә минут эчендә бер тапкыр (ремонт) эшләрен түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Сервиска сылтама – https://uslugi.tatarstan.ru/gas.


26
февраль, 2021 ел
җомга

Россия Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында Россия Пенсия фондының берьюлы берничә социаль сервисы эшли башлады. Хәзер онлайн режимында социаль хезмәтләрдән файдаланучыга тиешле тулы исемлек белән белешмә, шулай ук пенсия һәм башка түләүләр күләме турында белешмә алырга мөмкин.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Сентябрь аеннан республика халкы суд белгеченә онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла ала. Яңа сервис эшли башлаганнан бирле, алардан 443 кеше файдаланган инде. Кабул итүгә сылтама буенча язылырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/court/select.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Достоевский ур., 35/10 адресы буенча урнашкан «Вахитов» офисы 25 кабул итү тәрәзәсенә исәпләнгән. Ул көненә 500 гә кадәр кешене кабул итә алачак.


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Илья Начвин һәм республика буенча КФҮ директоры Ленара Мозаффарова хезмәтләрне цифрлаштыру һәм КФҮ эше турында сөйләделәр.


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Халык күп функцияле үзәкләрнең Казан бүлекчәләрендә ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең (ФСПХ) дүрт яңа хезмәте буенча гариза бирә ала.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

16 сентябрьдән Татарстанда яшәүчеләрнең Telegram мессенджеры, «ВКонтакте» социаль челтәре һәм Лилиянең тавыш ярдәмчесе аша газ, су, җылылык һәм электр өчен күрсәткечләр бирү мөмкинлеге барлыкка килде.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгәдән, 5-нче июньдә, Татарстанның күп функцияле үзәкләре офислары тавыш бирү өчен кулай участок сайлау өчен гаризалар кабул итә башлый. Прописка урыны буенча түгел, ә фактик урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен, халык тиешле гаризаны 21 июньгә кадәр тапшырырга тиеш.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә айлык түләүләр алу мөмкинлеге бирә торган яңа сервис эшли башлады.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр https://posobie16.gosuslugi.ru/ яңа сервисы аша 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза бирә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International