500гә якын татарстанлы судларга Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша язылды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Сентябрь аеннан республика халкы суд белгеченә онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла ала. Яңа сервис эшли башлаганнан бирле, алардан 443 кеше файдаланган инде. Кабул итүгә сылтама буенча язылырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/court/select.

Исегезгә төшерәбез, Портал аша татарстанлылар Казанның 8 судына һәм республиканың 44 муниципаль берәмлеге судына языла алалар. Электрон чират түбәндәге биш хезмәт алу өчен гамәлдә:

  • Архивтан документлар бирү;
  • Башкарма битләрне бирү;
  • Суд актларын бирү;
  • Закон көченә керү турында тамгалы суд актларын бирү;
  • Эш материаллары белән танышу.

2021 елда сервиска 190 җәмәгать судьялары участогын, шулай ук Татарстан Республикасы Югары судын тоташтыру планлаштырыла.

Судка ничек язылырга?

Моның өчен кешегә кирәкле суд һәм ул алырга теләгән хезмәт күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, һичшиксез, эш номерын язарга кирәк. Игътибар итегез, һәр хезмәт алуга аерым язылырга кирәк.

Шулай ук кабул итүгә алдан язылып куярга киңәш итәбез, суд белгечләренең сезнең визитка әзерләнергә вакыты булсын өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International