Казанда тест режимында КФҮнең яңа офисы эшли башлады

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Достоевский ур., 35/10 адресы буенча урнашкан «Вахитов» офисы 25 кабул итү тәрәзәсенә исәпләнгән. Ул көненә 500 гә кадәр кешене кабул итә алачак.

"Әлегә аның үтүе шактый түбән, чөнки офис тест режимында эшли, килүчеләрне бары тик алдан язылу буенча гына кабул итә. Тулы кабул итү офис штаты тулысынча комплектлангач һәм коллективның һәр әгъзасы укулар узачак", - дип хәбәр итте Татарстанда КФҮ директоры Ленара Мозаффарова.

Офис эшенең беренче көнендә республика дәүләт хезмәтләре Порталы аша аның белгечләренә 70тән артык кеше кабул итүгә язылган иде. Аларның өчесенә, традиция буенча, бүләкләр тапшырылды: КФҮ символикасы төшерелгән кул эшләре тортлары.

Исегезгә төшерәбез, соңгы берничә елда республика башкаласында 6 күп функцияле үзәк ачылды. Хәзер Казанда алар - 12, ә тулаем Татарстанда - 60.

"Яңа офис казанлыларның үтенече буенча Вахитов районында ачылды. Элек шәһәр үзәгендә күп функцияле үзәк юк иде", - дип билгеләп үтте Ленара Мозаффарова.

Башка үзәкләрдәге кебек үк, «Вахитов» бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр «бер тәрәзә» форматында 250дән артык хезмәт күрсәтә алачаклар. Офис КФҮнең фирма стиле нигезендә җиһазландырылган. Анда балалар почмагы, ана һәм бала бүлмәсе, күчемсез милек белән алыш-бирешләрне теркәгәндә акча исәпләү өчен бина каралган. Гариза бирүчеләр федераль хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасын түләү терминалларында да, кабул итүнең һәр тәрәзәсендә урнаштырылган POS – терминаллар ярдәмендә дә түли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International