ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы командасы «Мин төзим» пилот версиясен башлап җибәрде. Төзелешкә ярдәм итү платформасы республиканың Саба һәм Әлмәт районнары өчен ачык.

24 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр үтәли цифрлы технологияләр өлкәсендә проектларны тормышка ашыручы технологик стартаплар өчен интенсив булачак. Проектка түбәндәге платформада теркәлергә мөмкин: https://leader-id.ru/event/78015/. 


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында цифрлы белем бирү мохитенең гомуми концепциясен эшләү буенча стратегик сессия узды. Фикер алышуда Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген безнең цифрлы команда республиканың Балтач районы Югары Субаш авылында яшәүчеләр белән очрашты һәм аларга «Минем субсидияләр» дигән яңа санлы сервис тәкъдим итте. Очрашу кысаларында халык кушымта мөмкинлекләре турында белеп кенә калмадылар, үзләре дә алардан файдаланып карадылар.


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген 11:00 сәгатьтә ZOOM платформасында "Цифрлы карарлар кертүче ИТ-эшләнмәләргә һәм компанияләргә грант ярдәмен ничек алырга?" ачык вебинары узачак. Эшмәкәрләр белән онлайн-очрашуны Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Максим Паршин үткәрәчәк.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

2009 елның 23 октябрендә «Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы үз ишекләрен ачты.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшмәкәрләр белән очрашулар сериясе дәвам итә. Бүген IT-эшкуар сәгатендә ведомство башлыгы Айрат Хәйруллинга сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы чишелешләрне тәкъдир иттеләр.

«МТС» ГАҖ - цифрлы, Медиа һәм телекоммуникацион сервислар күрсәтү буенча әйдәп баручы Россия компаниясе - казанлыларның санлы активлыгы индексын анализлады. Татарстан башкаласында яшәүчеләр октябрьнең беренче яртысында цифрлы хезмәтләрдән узган ел белән чагыштырганда берничә тапкыр активрак файдаландылар.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Иннополис» махсус икътисадый зонасы Global Free Zones of the Year fDi magazine журналының (Financial Times эшлекле газетасының бүлекчәсе) халыкара рейтингына керде. МИЗ «Хезмәткәрләр өчен инфраструктура», «5G кертү» һәм «Сыгылмалы офис киңлеге» номинацияләрендә җиңде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International