«МТС» ГАҖ - цифрлы, Медиа һәм телекоммуникацион сервислар күрсәтү буенча әйдәп баручы Россия компаниясе - казанлыларның санлы активлыгы индексын анализлады. Татарстан башкаласында яшәүчеләр октябрьнең беренче яртысында цифрлы хезмәтләрдән узган ел белән чагыштырганда берничә тапкыр активрак файдаландылар.
Онлайн режимда хезмәт алу гадәте казанлылар тормышына нык кереп калды. Карантин чараларын чикләүгә карамастан, цифрлаштыру дәрәҗәсе кайбер хезмәтләр категориясе буенча үсте.
Кешеләр онлайн сатып алуның тизлеген һәм комфортлы булуын бәяләделәр.Интернет-кибетләр сайтларына керү арта бара: 2020 елның октябрендә ул, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5 тапкырга арткан. Шул ук вакытта апрель аенда — нибары 4 тапкыр. Шулай ук азык китерү сервисларына ихтыяҗ арта бара — бүгенге көндә аларда 2019 елның октябренә караганда 4 тапкырга күбрәк.
Күңел ачу өлкәсендә Казан халкы шулай ук нәкъ менә онлайн-мөмкинлекләргә күбрәк игътибар бирә башлады. МТС компаниясенең санлы активлык индексы мәгълүматларына караганда, 2020 елның октябренең беренче декадасында киберспорт һәм геймер платформаларында казанлылар узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 6 тапкырга ешрак булган. Бу күрсәткеч шулай ук агымдагы елның язына караганда да югарырак — апрель аенда уен сервисларының популярлыгы 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 тапкырга арткан.
Тулаем алганда, Идел буе халкы онлайн-ресурслардан актив файдалана: Казан, Уфа, Түбән Новгород һәм Самара шәһәрләре, хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан да алда бара.
МТС цифрлы активлык индексын формалаштыру өчен 29 975 сайт һәм кушымтаның мобиль элемтә абонентлары тарафыннан йөреше турындагы мәгълүматны анализлады: социаль челтәрләр, мессенджерлар, онлайн-кинотеатрлар һәм агымдагы видео сервислары, банк сайтлары, кушымталар һәм финтех-сервислар, дәүләт хезмәтләре алу ресурслары, белем бирү платформалары, видеоконференцэлемтә һәм читтән торып эшләү өчен сервислар, интернет-кибетләр, азык китерү сервислары, телемедицина сервислары, киберспорт һәм геймер платформалары.