Айрат Хәйруллинга IT-эшкуар сәгатендә LISA Device цифрлы медицина ярдәмчесен тәкъдир иттеләр

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшмәкәрләр белән очрашулар сериясе дәвам итә. Бүген IT-эшкуар сәгатендә ведомство башлыгы Айрат Хәйруллинга сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы чишелешләрне тәкъдир иттеләр.

Очрашу кысаларында Казан эшмәкәре Анатолий Кияшко министрга үзенең проекты - LISA Device акыллы техноаптечкасы - һәрчак янәшәдә булган цифрлы доктор турында сөйләде.

LISA Device - бу цифрлы сервис, ул медицина учреждениеләренең йөкләнеше һәм табиблар җитмәү проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән. Аның ярдәмендә кешеләр үзләренең өй шартларында сәламәтлекнең киңәйтелгән күрсәткечләрен мөстәкыйль үлчи алалар. Медицина җайланмалары булган тайпылышларны таный һәм кулланучыларга һәм аларның табибларына мөмкин булган проблемалар турында хәбәр итә. Моннан тыш, LISA мобиль платформасы табибларга һәм пациентларга бер-берсе белән элемтәгә керергә һәм кирәк булган очракта мәгълүматларны оператив рәвештә тапшырырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә бу сервис аша температураны, пульс һәм кан басымын үлчәтергә, үпкәләрне, йөрәк һәм корсак тикшерергә, шулай ук тамакны, ишетү юлын һәм башкаларны тикшерергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, IT-эшкуарның традицион сәгатьләре Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгында сишәмбе көнне 14:00 сәгатьтә уза. Кабул итүгә түбәндәге почта адресы аша язылырга мөмкин Digital@tatar.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International