Әлеге кайнар линия коронавирус турындагы сораулар буенча эшләгән контакт үзәге базасында формалаштырылган. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев журналистларга аның эшләве турында сөйләде.
Татарстанда контракт хезмәте турындагы сораулар буенча кайнар линия тәүлек буе элемтәдә. Контакт үзәкләре белгечләре барлык район хәрби комиссариатлары хезмәткәрләре белән оператив рәвештә хезмәттәшлек итәләр һәм һәр гражданның шәхси проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә алалар. 117 номеры өч ай дәвамында эшли һәм көн саен меңгә якын мөрәҗәгать кабул итә, дип билгеләп үтте Альберт Яковлев.
Татарстанда ике контакт үзәге – Казанда һәм Чаллыда оештырылган. Өлешчә мобилизация игълан ителгәнче үзәктә 25 кеше эшләгән, хәзер ике мәйданчыкта көн саен 80нән артык оператор эшли. Барлык хезмәткәрләр дә махсус уку үттеләр һәм яңа категориядәге сораулар турында мәгълүмат алдылар.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгы Оборона министрлыгы белән берлектә үзәккә халыкны тиз, сыйфатлы һәм актуаль мәгълүмат белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кирәкле ярдәм күрсәтә.
Контракт буенча хезмәт турында бөтен мәгълүматны 117 нче кайнар линиясенә шалтыратып белеп була. Өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча 122 кайнар линиясе эшләвен дәвам итә.
Контракт буенча хезмәт турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар шулай ук Хөкүмәтнең рәсми ресурсында урнаштырыла - «Объясняем.рф».