Цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Программаны гамәлгә ашыручы операторлар абонентларның челтәрне куллануы турында беренче статистика әзерләгәннәр.
Татарстан Республикасында цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча эш дәвам итә. Программа буенча база станцияләре 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән һәм элек тавыш элемтәсе һәм мобиль интернет бөтенләй булмаган кечкенә торак пунктларда урнаштырыла. 2022 елда «Ростелеком» ААҖ Татарстанда 43 база станциясен эшләтеп җибәрде. Җирле халык 4G стандартлы югары тизлекле мобиль интернет һәм тавыш элемтәсен куллана ала.
2023 елда «Ростелеком» компаниясе тагын 55 авылда станцияләр төзү планлаштыра. Хәзерге вакытта 47 объект буенча килешү этабы узган, 9 терәк инде урнаштырылган.
Татарстан Республикасының кече торак пунктларында яшәүчеләр яңа эшли башлаган элемтәне ничек куллануын Tele2 мобиль элемтә операторы анализлаган. Авыл халкы телефон аша сөйләшүгә караганда күбрәк вакыт онлайн үткәрә. Иң "йөкли торган" авыл - Биектау районының Семиозерка авылы. Авыл халкы айга бер абонентка 26,7 ГБ сарыф итә, ә тавыш чакыруларына айга 18 минут туры килә. Интернет-актив авыллар арасында икенче урында Тукай районының Яңа Мусабай тора, биредә бер абонентка 16 Гб трафик һәм 14 минут сөйләшүләр туры килә. Мобиль интернет куллану буенча лидерлар өчлегенә шулай ук Мамадыш районының Югары Ошма авылы да кергән, анда ай саен 1658 Гб йөкләп алалар.
Шулай ук интернет-актив кече торак пунктларның беренче унлыгында Алабуга районының Мальцево (1598 Гб), Биектау районының Суксу (1459 Гб), Мамадыш районының Шәдче (1347 Гб), Баулы районының Ташлы (1330 Гб), Менделеевск районының Тайгуҗа (1312 ГБ), Баулы районының Удмурт Ташлылары (1330 ГБ), Кукмара районы Чарлы (1240 ГБ).
Tele2 мәгълүматлары буенча, Татарстанның һәр абоненты ай саен уртача 10,5 Гб мобиль интернет куллана.